Шушы догаларны көндә уку сорала. 1)" Лә иләәһә иллә әнтә, сүбехәнәк! Инни кунтү минәззалимин." "Синнән башка хак иләһ юк, Син бар кимчелектән дә пакь. Мин залимнәрдән булдым". Әгәр бәндә шушы сүзләр белән дога кылса, Аллаһы Тәгалә аңа жавап бирми калмас. 2) " Әллаһуммәгъ-фирли мә каддәмтү вә мә аххарт, вә мә әсрартү вә мә әгьләнт, вә мә әнтә әгъләмү биһи минни, әнтәл-мукаддиму вә әнтәл муаххир. Лә иләәһә иллә әнт." " Йә, Аллаһ! Минем элек һәм хәзер кылган, яшерен һәм күрсәтеп кылган гөнаһларымны, Син не миннән яхшырак белгәннәрен дә гафу әйлә. Синнән Әүвәл һичкем, Синнән соң да һичкем юк, Синнән башка хак иләһ юк" Әлбәттә, " Раббым, бар гөнаһларымны да кичер" дисәң, жиңелерәк тә, тизерәк тә. Әмма пәйгамбәребез бу догасы белән безне, Раббыбыз каршында үзебезнең зәгыфь, Аңа мохтаж булган кол икәнебезне күрсәтергә өйрәтте. 3)" Әллаһүммәгъ-фирли зәнби күлләһ: диккаһу вә жилләһ, вә әүвәләһү вә ахыйраһ, вә галәнниятәһү вә сирраһ". Йә, Аллаһ! Минем бар гөнаһларымны кичер- зурысын да, кечесен дә, әүвәлгесен дә, ахыргысын да, күргәнен дә, яшерен булганын да.

Теги других блогов: Аллах дога Шушы